Азнакайда милек салымын вакытында түләмәүчеләр турында сөйләштеләр
Азнакай районы һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, гадәттәгечә, юбилярларны бүләкләүдән һәм узган җиде көндә булган вакыйгаларны, эш-чараларны анализлаудан башлады.
1 декабрьдә милек салымын түләүнең соңгы көне булса да, әле арада бурычлылар да бар. Айдар Шәмсетдинов оешмаларда, җирлекләрдә эш торышы турында анализ ясап,...