ҖӘМГЫЯТЬ
Азнакайда көзге өмәләр уза
Табигатьнең гаҗәеп фасылына кердек. Әлегәчә ямь-яшел булып утырган агач-куаклар кисәк кенә сары-кызгылт төсләргә манчылды да куйды. Әнә, җил исеп китүгә, аллы-гөлле күбәләкләрдәй, алар бөтерелә-бөтерелә җиргә төшә.
Бу матурлыкка бер яклап соклансак, икенче яктан, аяк астына өелгән яфрак түшәкләре йөрергә комачаулый, аннары, юл-аллеяларда инде төсләрен җуеп, тирә-якны ямьсезләп яталар. Менә шуңа...
Табигатьнең гаҗәеп фасылына кердек. Әлегәчә ямь-яшел булып утырган агач-куаклар кисәк кенә сары-кызгылт төсләргә манчылды да куйды. Әнә, җил исеп китүгә, аллы-гөлле күбәләкләрдәй, алар бөтерелә-бөтерелә җиргә төшә.
Бу матурлыкка бер яклап соклансак, икенче яктан, аяк астына өелгән яфрак түшәкләре йөрергә комачаулый, аннары, юл-аллеяларда инде төсләрен җуеп, тирә-якны ямьсезләп яталар. Менә шуңа да ел саен шәһәр көзге өмәләргә чыга.
Яшелләндерү һәм төзекләндерү хезмәткәрләре урамнарны, тротуарларны чистартса, һәр оешма-предприятие үз территориясен тәртипкә китерә. Узган атнада әнә шулай үзәк сырхауханә, Яшьләр үзәге коллективлары үз ихаталарында өмәләр үткәреп, череп яткан яфраклардан, чүп-чардан арындылар.
Сүз дә юк, җыештырганнан соң бу урыннар гына түгел, күңелләр дә сафланып, җанга рәхәт булып китә.
Лиза НУРЛЫЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев