Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда хезмәтне саклау торышын тикшерделәр

​​​​​​​Районның Наҗәт Нәгыймов җитәкчелегендәге хезмәтне саклау комиссиясенең чираттагы утырышы бүгенге көннең актуаль мәсьәләләре, шул ук коронавирус белән килеп туган хәл торышы хакында сөйләшүдән башланды.

Хезмәт коллективлары алдына куелган бурыч-таләпләрнең урыннарда ничек саклануы, үтәлеше белән кызыксынып, берничә мәгариф учреждениесенә тикшерү үткәрү хакында карарга киленде.

Комиссия бу көнне шәһәрнең 1 нче мәктәбендә һәм шул ук яңа микрорайонда урнашкан “Тамчыкай” балалар бакчасында булды. Аларда Рамиль Гатиятуллин җитәкчелегендәге эш төркеме хезмәт һәм аны саклау шартлары, таләпләрен тәфсилләп тикшерде, санитария-гигиена кагыйдәләрен үтәүдә нинди шартлар тудырылуы да игътибар үзәгенә алынды. Учреждениеләрнең икесендә дә тулаем алганда барлык таләпләр дә үтәлә, хезмәтне саклау буенча документлар да тәртиптә. Кайбер вак-төяк җитешсезлекләр буенча күрсәтмәләр бирелде, тәкъдимнәр җиткерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев