Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда ишегалды бәйрәмнәре дәвам итә

Шәһәребездә яшәүчеләр өчен бәйрәмнәр үткәрү матур традициягә әйләнде.

Шәһәр халкы уңайлы ишегалдында җыелып, файдалы киңәшләр, яңалыклар белән уртаклашып, рәхәтләнеп концертлар карап, уеннарда актив катнашып, вакытны күңелле уздырырга ярата. Биредә төрле һөнәр ияләре, төрле яшьтәге кешеләр яшәсә дә, аларны бер нәрсә берләштерә – туган шәһәргә, үз урамына, өйләренә карата зур мәхәббәт.

Таҗи Гыйззәт урамындагы 16 нчы йорт ишегалдында Мәдәни үзәк Азнакай шәһәренең 13 нче территориаль иҗтмагый үзәге белән берлектә ишегалды бәйрәме үткәрелде. Ишегалдында яшәүчеләрне район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Габдрахманов, 13 нче ТОС җитәкчесе Әнисә Зарипова котладылар.

Район сәхнәсе артистлары катнашында бик эчтәлекле концерт программасы тәкъдим ителде һәм балалар өчен уен-күңел ачу программасы да оештырылды. Бәйрәм кунаклары бик теләп конкурсларда катнаштылар, биеделәр,  җырладылар, баянда уйнадылар, ял иттеләр һәм вакытны күңелле үткәрделәр.

Өлкәннәр, шулай ук бәйрәмдә иң актив катнашучылар, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Кунаклар өчен ачык һавада чәй эчү оештырылды.

Гүзәл Николаева, Мәдәни үзәк директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев