Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай ветераннары район җитәкчелеге белән очрашты

Ел дәвамында мондый очрашулар шактый үтеп тора.

Чираттагы бу күрешүдә район башлыгы Марсель Шәйдуллин өлкәннәребезне җирлекнең бүгенге яшәеше, район авыллары, Актүбә бистәсе һәм шәһәребезнең инфраструктура үсеше турында сөйләде, алда торган эшләргә, зур төзелешләргә тукталды һәм инде, әлбәттә, әле хәл итәсе проблемалар да барланды.

–Сез безнең иң актив кешеләребез. Районны үстерүгә куйган фидәкарь хезмәтегезне дә, бүгенге көндә авыл хуҗалыгындагы мөһим эшләрдә, яшь буынга тәрбия бирүдә һәм башка өлкәләрдә керткән өлешегезне дә югары бәялибез. Җитди мәсьәләләрне хәл иткәндә сезнең фикер-киңәшкә таянабыз, барысы өчен дә рәхмәт сезгә, – дип тәмамлады сүзен Марсель Зөфәр улы.

Бүгенге көндәге кызу һава торышында аеруча саклык соралган янгын куркынычы, коронавирус белән хәл торышы турында да сүз барды. Соңгысы буенча районның баш табибы Илдар Шиһаповның чыгышы тыңланды. Әлбәттә, коллектив иммунитет булдыруда, чирдән саклануда иң нәтиҗәле ысул – ул вакцинация ясату. Өлкәннәргә аны ясату тәртибе, табиб киңәшләре җиткерелде.

Эшлекле дә, шул ук вакытта ихлас сөйләшү дә булган очрашуны районның ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев