Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай шәһәренең татар зиратында өмә үтте

Адам баласының соңгы йорты – зират. Бүген яшәгән йортыбыз ничек чиста булса, зиратларыбыз да каралган булырга тиеш. 

Моның савабы да әйтеп бетергесез.

Бүген Азнакай шәһәренең татар зиратында узган өмәгә килгән күпләрнең күңелендә әлеге фикер булгандыр. Анда зиратның чисталыгына битараф калмаган шәһәрдәшләр белән беррәттән җитәкчеләр дә, оешма-предприятие, учреждение вәкилләре дә актив катнашты.

– Безнең чакруны күтәреп алып, шулай берләшеп өмәгә килгән һәр азнакайлыга рәхмәт сүзләрен җиткерәм, – ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Габдрахманов.

Чистарыну өмәсеннән территориаль иҗтимагы үзидарә рәисләре дә читтә калмаган.

– Элек-электән әби-бабаларыбыз “Исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен белергә кирәк” дигән. Зиратларны карап, чистартып тору – изге бурычыбыз. Көне дә бик матур булды, күп эш эшләнде. Каралмаган каберләрне дә чистарттык. Әмма күңелне кырган әйбер дә бар. Кайбер кешеләр, үзләренең туганнары яткан каберләрне чистартып, чүпләрен кырга гына өеп киткәннәр. Аны кемдер килеп җыештырырга тиеш түгел, контейнерларга салып китәргә кирәк. Зиратны карап торучы Фәндәс абый да моңа бик борчылды, – ди 4 нче ТОС рәисе Нурия Хаҗипова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев