Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районында Россия көнен билгеләп уздылар

Актүбә бистәсенең Гагарин исемендәге Мәдәният йортында иң яшь, әмма иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе - Россия көне билгеләп узылды. Бәйрәм «Эксклюзив» триосы солисткасы Татьяна Овсянникова һәм «Арабески» балалар вокаль ансамбле башкаруында «Я, ты, он, она - вместе целая страна!» җыры белән башланып китте. Аннан «ЗОЖ» агитбригадсы «Россия яшьләре нарктоикларга каршы» программасы...

Актүбә бистәсенең Гагарин исемендәге Мәдәният йортында иң яшь, әмма иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе - Россия көне билгеләп узылды.

Бәйрәм «Эксклюзив» триосы солисткасы Татьяна Овсянникова һәм «Арабески» балалар вокаль ансамбле башкаруында «Я, ты, он, она - вместе целая страна!» җыры белән башланып китте. Аннан «ЗОЖ» агитбригадсы «Россия яшьләре нарктоикларга каршы» программасы белән чыгыш ясады.

Балалар һәм яшүсмерләр белән эшләү буенча методист Елена Баландина флеш моб үткәрде. Чара барышында «Наркотикларсыз дөнья! Һәм «Без Президент белән Россия яклы» темаларына асфальтта рәсемнәр конкурсы үткәрелде. Актүбә бистәсе китапханәсе мөдире Светлана Рахина әлеге темаларга китап күргәзмәсе оештырган иде. Шулай ук җәйге китап уку конкурсы игълан ителде. Каникул чорында 30 китап укыган бала җиңүче дип табылачак.

Бәйрәмдә бистәнең мәктәп яны лагерына йөрүче 180 бала катнашты. Рәсем конкурсында җиңгән «Патриот» һәм «Мозаика» командаларына дипломнар тапшырылды.

Балалар бу көнне рәхәтләнеп җырлап, биеп, уйнап күңел ачты.

Нина Хвалеева, директор ДК им.Ю.Гагарина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районында Россия көнен билгеләп уздылар