Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районында иҗтимагый совет яңарды

Районда иҗтимагый совет 2006 елда төзелеп, эшчәнлеген шуннан бирле алып бара. Әлегә кадәр составының вәкаләтлек срогы 5 елга кадәр билгеләнгән иде. Совет эшчәнлеген тагын да активлаштыру максатында, район һәм шәһәр Советларының уртак утырышында, бу срокны 1 елга кадәр кыскарту турында карар кабул ителде. Әлеге карар нигезендә узган шимбәдә иҗтимагый советның...

Районда иҗтимагый совет 2006 елда төзелеп, эшчәнлеген шуннан бирле алып бара. Әлегә кадәр составының вәкаләтлек срогы 5 елга кадәр билгеләнгән иде. Совет эшчәнлеген тагын да активлаштыру максатында, район һәм шәһәр Советларының уртак утырышында, бу срокны 1 елга кадәр кыскарту турында карар кабул ителде. Әлеге карар нигезендә узган шимбәдә иҗтимагый советның оештыру утырышы узды һәм анда яңа составка 15 кандидатура тәкъдим ителеп, алар бертавыштан сайланды. Утырышны алып барган район Советының Аппарат җитәкчесе Айдар Хәлиуллин совет әгъзаларын хокук һәм бурычлары, вазифалары, эшчәнлек алып бару тәртибе белән таныштырды.

Шушы ук көнне яңа советның беренче утырышы узып, анда районның иҗтимагый совет рәисе итеп элек озак еллар район белән җитәкчелек иткән, аннан соң Татарстан Министрлар Кабинетының башкарма власть һәм җирле үзидарә органнары белән эшчәнлек бүлеге начальнигы,.Татарстан Юстициясе министры советнигы булып эшләгән, Азнакайның Почетлы гражданы Әнәс Исхаков сайланды. Яңа состав алга эш планы кабул итеп, үз алдына бурычлар билгеләде.

Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/file/photoreport/print_669403_1004609.jpg сайтынан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районында иҗтимагый совет яңарды