Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районында “Беренче сыйныф укучысының Мәдәни көндәлеге” республика проектына старт бирелде

Районыбыз китапханәләрендә һәм мәктәпләрендә "Беренче сыйныф укучысының Мәдәни көндәлеге" республика проектына старт бирелде. Ул 12 ноябрьдә бердәм Мәдәни дәрес белән башланып китте. Район үзәк һәм балалар китапханәләрендә шәһәребезнең 4, 7, 9 нчы мәктәп укучылары кунак булды. Алар иң беренче мәдәни учак - китапханә белән таныштылар, Мәдәни көндәлек, аны ничек тутытырга...

Районыбыз китапханәләрендә һәм мәктәпләрендә "Беренче сыйныф укучысының Мәдәни көндәлеге" республика проектына старт бирелде.

Ул 12 ноябрьдә бердәм Мәдәни дәрес белән башланып китте. Район үзәк һәм балалар китапханәләрендә шәһәребезнең 4, 7, 9 нчы мәктәп укучылары кунак булды. Алар иң беренче мәдәни учак - китапханә белән таныштылар, Мәдәни көндәлек, аны ничек тутытырга кирәклеге турында тулы мәгълүмат алдылар. Кызыклы китаплар иленә укучыларны әкияти Формуляр һәм Китап озатып йөрде. Мәдәният учреждениеләре турында шигырьләр һәм табышмаклар исә балаларга Азнакаебызның мәдәни картасы белән танышырга ярдәм итте.

Дәрес ахырында Хәзинә эзләүче балалар белән бергә иң зур байлыкның китап икәнен төшенделәр, чөнки һәр сорауга җавапны китаптан табарга мөмкин. Юкка гына белемле меңне җиңәр димәгәннәр.

Шулай ук "Улыбка" курчак театрының яшь артистлары күрсәткән "Аю ничек трубка тапкан" спектакле дә сәламәтлек культурасын искә төшерергә ярдәм итте.

Барлык беренче сыйныфлар да Мәдәни көндәлекне яратып һәм кызыксынып кабул итте.

Дилә ШӘРИПОВА,

үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директорының балалар белән эшләү буенча урынбасары


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районында “Беренче сыйныф укучысының Мәдәни көндәлеге” республика проектына старт бирелде