Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы Әтиләр берлеге балигъ булмаганнарның хокук бозу профилактикасы хакында киңәшләште

«Гармония» психологик-педагогик хезмәтендә Азнакай районы Әтиләр берлеге утырышы узды. Район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин үз чыгышында балалар тәрбияләүдә әтиләрнең роле зурлыгын ассызыклады, урыннарда эшне активлаштырырга, аеруча балигъ булмаганнарның хокук бозу профилактикасына игътибарны көчәйтергә чакырды. Социаль педагог Гөлия Зарипова психологик хезмәт эшчәнлеге белән таныштырды. «Гармония» хезмәте педагог-психологы Эльвира Хисамиева «Хәзерге...

«Гармония» психологик-педагогик хезмәтендә Азнакай районы Әтиләр берлеге утырышы узды.

Район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин үз чыгышында балалар тәрбияләүдә әтиләрнең роле зурлыгын ассызыклады, урыннарда эшне активлаштырырга, аеруча балигъ булмаганнарның хокук бозу профилактикасына игътибарны көчәйтергә чакырды.

Социаль педагог Гөлия Зарипова психологик хезмәт эшчәнлеге белән таныштырды.

«Гармония» хезмәте педагог-психологы Эльвира Хисамиева «Хәзерге җәмгыятьтә баланың мәгълумати-психологик куркынычсызлыгы" дигән темага доклад белән чыкты.

Педагог-психолог Динара Закирова мәгариф идарәсе белән Әтиләр берлегенең гаилә клубы буенча уртак проектын тәкъдим итте.

Район Әтиләр берлеге рәисе Назиф Хәсәнов һәм мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Нәфисә Шәфыйкова мәгариф учреждениеләрендә әтиләр берлекләре эшчәнлеген җәелдерү планнары белән таныштырдылар.

Фото aznakayevo.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районы Әтиләр берлеге балигъ булмаганнарның хокук бозу профилактикасы хакында киңәшләште