Азнакай районы Әтиләр берлеге балигъ булмаганнарның хокук бозу профилактикасы хакында киңәшләште
«Гармония» психологик-педагогик хезмәтендә Азнакай районы Әтиләр берлеге утырышы узды.
Район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин үз чыгышында балалар тәрбияләүдә әтиләрнең роле зурлыгын ассызыклады, урыннарда эшне активлаштырырга, аеруча балигъ булмаганнарның хокук бозу профилактикасына игътибарны көчәйтергә чакырды.
Социаль педагог Гөлия Зарипова психологик хезмәт эшчәнлеге белән таныштырды.
«Гармония» хезмәте педагог-психологы Эльвира Хисамиева «Хәзерге...