5 декабрь 2016 яңалыклары
-
Азнакайның “Замандаш” клубы Мәдәни үзәктә кунакта булды
"Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршында эшләп килүче "Замандаш" клубы әгъзалары Азнакай Мәдәни үзәгендә кунакта булды. Мөмкинлеклэре чикләнгәннәр монда кул эшләре тугәрәкләренә, «Ихлас» фольклор ансамбленә, вокалга бик теләп йөриләр икән. Шуңа инандык: тормыштан тәм һәм ямь табып яшәү өчен тәннең генә түгел, кешенең рухы сәламәт булу кирәк. Без биредән...
-
Азнакайда Билгесез Солдат көнен билгеләп үттеләр
(Азнакай) 3 декабрьдә Билгесез Солдат көне билгеләп үтелде. Россия Дәүләт Думасы депутатлары тәкъдиме белән тарихи дата итеп билгеләнгән Билгесез солдат көне - яу кырларында башларын салып, исемнәре ачыкланмый калган сугышчыларны - Ватаныбыз улларын искә алу, аларның батырлыгы алдында баш иеп, хәтерләрне яңарту ул. Бу көнне шәһәребездә ил иминлеген саклап көрәшкән...
-
Азнакай районы Әтиләр берлеге балигъ булмаганнарның хокук бозу профилактикасы хакында киңәшләште
«Гармония» психологик-педагогик хезмәтендә Азнакай районы Әтиләр берлеге утырышы узды. Район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин үз чыгышында балалар тәрбияләүдә әтиләрнең роле зурлыгын ассызыклады, урыннарда эшне активлаштырырга, аеруча балигъ булмаганнарның хокук бозу профилактикасына игътибарны көчәйтергә чакырды. Социаль педагог Гөлия Зарипова психологик хезмәт эшчәнлеге белән таныштырды. «Гармония» хезмәте педагог-психологы Эльвира Хисамиева «Хәзерге...
-
Азнакай укучыларына министр портфельләре тапшырылды
Азнакай 1 нче урта мәктәбендә укучылар үзидарәсенең министрлар кабинеты утырышы узды. Яшь министрлар бер ай сынау вакытында башкарган эшләренә хисап тоттылар. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Айгөл Дишина аларны яңа билгеләүләр белән котлап, уңышлар теләде һәм министр портфельләре тапшырды. Утырышта шулай ук 2-9 сыйныфлар лидерлары катнашты.
-
Азнакайның “Тамчыкай” балалар бакчасында педагог-психолог бүлмәсе ачылды
Азнакай мәгариф учреждениеләрендә психология атнасы узды. Аның кысалырнда 19 нчы "Тамчыкай" балалар бакчасында педагог-психолог бүлмәсе ачылды, мәктәпләрдә класс сәгатьләре, акцияләр оештырылды. Ә 29 ноябрьдә 4 нче лицейда үткән семинар-практикумда психологлар бу өлкәдәге проблемалар хакында фикер алыштылар, атналыкка йомгак ясадылар.
-
Азнакай укучылары мәктәптә дә, өйдә дә сәламәтлекне кайгырта
(Азнакай, 5 декабрь) Сәламәт булырга теләү - кешенең табигый омтылышы, чөнки сәламәтлек иң зур байлыгыбыз. Мәктәптә дә белем бирү белән бергә укучыларның сәламәтлеге игътибар үзәгендә тора. Баланың сәламәтлеге аның акыл үсешенә, укуына, рухи халәтенә зур йогынты ясый. Сәламәтлек яхшы булсын өчен дөрес тукланырга, көндәлек режимны үтәргә, яман гадәтләргә бирешмәскә, гел...
-
Азнакай районы Мәсгут авылы балалар бакчасы һәрвакыт иҗади эзләнүдә
Азнакай районы Мәсгут авылы балалар бакчасында сәнгать үсешенә аеруча игътибар бирелә. Рәсем ясау, җыр, бию - балаларның яраткан шөгыльләре. Туган көннәр, бәйрәмнәр бездә күңелле уза. Кече яшьтән балаларны матурлыкны күрә, аралаша белергә, сәхнәдә чыгыш ясарга өйрәтәбез. Авыл мәдәният йортында «Өлкәннәр көне»ндә, Җиңү бәйрәмендә чыгыш ясадык. Район күләмендә оештырылган бәйгеләрдә теләп...