Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай халкын борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләштеләр

Шәһәребездә сентябрь башыннан 13 территориаль иҗтимагый үзидарә эшли башлады. Бу чәршәмбедә хакимияттә алар беренче нәтиҗәләр һәм проблемалар хакында сөйләшү өчен җыелды. Анда шулай ук ТИҮләр урнашкан мәктәпләрнең директорлары, торак милекчеләре ширкәтләре, халыкка хезмәт күрсәтүче оешмалар җитәкчеләре, участок полиция хезмәткәрләре дә катнашты. - Территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре халык белән эшләүгә актив...

Шәһәребездә сентябрь башыннан 13 территориаль иҗтимагый үзидарә эшли башлады. Бу чәршәмбедә хакимияттә алар беренче нәтиҗәләр һәм проблемалар хакында сөйләшү өчен җыелды. Анда шулай ук ТИҮләр урнашкан мәктәпләрнең директорлары, торак милекчеләре ширкәтләре, халыкка хезмәт күрсәтүче оешмалар җитәкчеләре, участок полиция хезмәткәрләре дә катнашты.

- Территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре халык белән эшләүгә актив керештеләр. "Татнефть-АзнакайРемСервис", "Нефтетранс" кебек предприятиеләр аларга бик теләп ярдәм итәргә алынды. Кызганычка каршы, әле шефлыкка беркетелгән барлык коллективлар хакында да алай дип әйтеп булмый. Ә бит территориаль иҗтимагый үзидарәләр эшчәнлеге шәһәребезне төзекләндерү, халыкны борчыган мәсьәләләрне властька җиткереп, аларны уртак хәл итүгә юнәлдерелгән, - дип билгеләп үтте район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин.

ТИҮ рәисләренең шушы бер ай эчендә үз участокларын тирәнтен өйрәнүләре күренә.

-Иске Азнакайның шәхси секторында яшәүчеләрнең күпчелген өлкән яшьтәгеләр тәшкил итә. Биредә һәр йортның нумерациясен яңарту, аптека булдыру кирәк. Малларны көтүгә чыгару мәсьәләсен дә хәл итәсе бар. Безнең территориядә Хәсән чишмәсе урнашкан. Аны халыкның ял итү урыны итеп төзекләндерергә ният бар. Элек 1 нче мәктәп базасында кышларын хоккей корты эшләп килде. Аңа сорау зур, чөнки микрорайонда башка спорт корылмалары юк. Күп нәрсә халыкка бәйле һәм халыкның күпчелеге моны аңлый, - диде үз чыгышында 11 нче посттан Владимир Кротов.

8 нче Тукай микрорайоны белән җитәкчелек итүче Гәүһәр Мөгътәсимова Тарсус паркының быел ташландык хәлдә булуына борчылуын белдерде.

Балигъ булмаганнар эше буенча комиссия белгече Алсу Зиатдинова ТИҮ рәисләрен үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүгә дә өлеш кертергә чакырды.

-Үз территориябезне ничек кенә матурлап куймыйк, әгәр аны җимерәләр, ваталар икән, файда юк. Кызганычка каршы, эчкече гаиләләр саны арта. Әле исәпкә куелмаган күпме шундый тормыш алып баручылар бар. Аларда иң беренче чиратта балалар зыян күрә. Бергәләп мондый гаиләләрне ачыкласак, берсен генә булса да дөрес юлга бастыра алсак, җәмгыять өчен бик яхшы булыр иде, - диде ул.

Территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре һәр ай саен шулай җыелып, проблемаларны уртага салып сөйләшәчәк.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай халкын борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләштеләр