Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның 12нче ТОС күршеләре күңел ачты

Шәһәребез урамнарында кичке бәйрәмнәр дәвам итә. 12 нче территориаль иҗтимагый үзидарәнең 8 Март һәм Щорс урамнары чатында чираттагы шундый очрашу узды.

Аны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Габдрахманов ачып, район-шәһәрнең бүгенге көн сулышы белән таныштырды, ТОС лар эшчәнлегенә тукталып, аларның халык мәнфәгатьләрен кайгыртуда зур роль уйнавын ассызыклады.
Җирле депутат Азат Вәлиев биредәге төзекләндерү-яңарту эшләренә тукталды. Бала чагы шушында узган район мөхтәсибе Азат хәзрәт якты истәлекләре белән уртаклашты.ЭлеккегеПАТП җитәкчесе Владимир Кротов биредә күп кенә хезмәттәшләре яшәвен әйтеп, аларның куйган хезмәтен билгеләп узды.
12 нче ТОС җитәкчесе, бәйрәмнең төп оештыручысы Гөлфия Абдуллина җирлектә яшәүчеләрнең тату, матур гомер итүләрен үрнәк итеп куйды. 
Җыр-биюләр белән гөрләп барган бәйрәм бүләкләргә дә бай булды. Алар иң тату гаиләләргә, быел беренче сыйныфка барачак сабыйларга, юбилярларга, кул эшләре осталарына, уңган-булган хуҗа-хуҗабикәләргә тапшырылды.
Шәһәрнең Яшьләр үзәге һәм мәдәният идарәсе хезмәткәрләре күршеләр бәйрәмен күңелле һәм онытылмаслык итү өчен иҗат-сәләтләрен кызганмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев