Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар мобилизацияләнгән ир-егетләргә татлы ризыклар җибәрде

Райондашларыбыз өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылган ир-егетләребезгә татлы күчтәнәчләр әзерләүдә актив катнашты.

Илебездә өлешчә мобилизация игълан ителгәч, район хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы битараф булмаган азнакайлыларны якташ сугышчыларга ярдәм итәргә  чакыру белән чыккан иде. Аны бөтен район күтәреп алды һәм хезмәт коллективлары, иҗтимагый оешмалар, эшмәкәрләр, ветераннар... кем ничек булдыра ала – шулай ярдәм күрсәтергә ашыкты. 

Узган атнада хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы башлангычы белән Азнакайда “Әнкәй бәлешләре” акциясе игълан ителгән иде. Безнең халык элек-электән ярдәмчеллеге, бердәмлеге белән аерылып торган. Бүгенге вәзгыятьтә моның шулай булына тагын бер кат инанасың. Казанда хәрби өйрәнүләрдә булган ир-егетләребезгә күчтәнәчләр әзерләү чарасына кемнәр генә кушылмады икән?!

Урсай авыл хатын-кызлары 140 өчпочмак пешереп алып килгән!

– Мондый ярдәмнән һич читтә калганыбыз юк. Әле күптән түгел генә авыл халкы ярдәме белән җылы оекбашлар, башка кирәк-яраклар әзерләп, посылкалар озаткан идек. “Әнкәй бәлешләре” акциясенә дә бик теләп кушылдык. Гөлнара һәм Илдар Шәйхевәлиевлар, Чулпан һәм Илсур Миңнехановлар гаиләләре бу эшне башлап йөрүчеләр булдылар. Күмәк эшләүнең ничек рәхәт икәнен белсәгез икән! Кемдер бәрәңге әрчи, суган чистарта, ит турый, камыр баса... Бер-берсе белән әңгәмә коралар, уен-көлке, шаяру... Тиз арада 140 өчпочмак мичкә озатылды. Өйдә пешереп, пироглар да алып килделәр. Мондый изгелекле эшләрдә бары тик эчкерсез, киң күңелле, миһербанлы кешеләр генә катнаша алуын онытмыйк! Авылдашларның барысына да зур рәхмәт, – ди Урсай авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Рузилә апа Зарипова. 

Ил төкерсә – күл булыр, ди. Шимбә көнне район-шәһәр Мәдәният йортына халык су булып агылды дисәң дә, һич ялган булмас: әлеге игелекле акциядән мәктәп, балалар бакчалары, оешма-предприятие, учреждение коллективлары, авыл җирлекләре, Актүбә бистәсе, гомумән, яшьләр дә, өлкәннәр дә читтә калмады. Йөзләгән бәлеш-пирогларны, кул җылысын кушып кешерелгән башка татлы ризыкларны район администрациясе, ЗАГС бүлеге, мәгариф һәм мәдәният идарәсе кызлары төн буе диярлек төреп, юлга әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев