Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар Бөек Ватан сугышы һәйкәлләрен төзекләндерү өмәсенә кушылды

18 апрельдә республикада Бөек Ватан сугышы һәйкәлләрен һәм хәрби каберлекләр урыннарын төзекләндерү буенча Бөтенроссия өмәсе старт алды

 «Бердәм Россия» партиясе уздырган акция кысаларында быел Татарстанда 2,7 меңнән артык объект тәртипкә китереләчәк.

Бөтенроссия акциядән азнакайлылар да читтә калмады. “Бердәм Россия” апртиясенең Азнакай җирле бүлеге оештырган чистартыну өмәсендә шәһәребезнең 9 нчы мәктәп укучылары, “Яшь гвардиячеләр” активитслары, яшьләр лидерлары катнашты. Санаулы сәгатьләр эчендә алар Җиңү мәйданындагы мемориаль комплексны ялт иттереп, җыештырып, юып та чыктылар.

–  Туган җиребез өчен җаваплылык иң беренче нәүбәттә аны барың бергәләп тагын да ямьлерәк, төзегрәк итүдә – парклар, аллеяларны, үзебебез яшәгән йортлар тирәләрен, ишегалларын, тәртиптә һәм чиста тотуда чагыла. Әлеге игелеклелек чарасында 9 нчы мәктәп директоры Гаяз Хәмидуллин, директоры урынбасары Рузилә Низамова җитәкчелегендә 15 укучы катнашты. Барысы да 10-11 нче сыйныф укучылары, димәк, һөнәр сайлау алдында торалар дигән сүз. Бөек Җиңү көненә әзерлек эшләренә өлеш кертеп, бик зур эш башкардылар. Илебезнең, Азнакайның патриотлары итеп үстергәннәре өчен балаларның әти-әниләренә аеруча рәхмәтлебез, – “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Рита Байтукалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев