Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда республиканың җылылык челтәрләре предприятиеләре җитәкчеләре тәҗбрибә уртаклаштылар

Бүген Азнакайда “Таткоммунэнерго” берләшмәсе предприятиеләре җитәкчеләренең семинары узды.

Аның эшендә  муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, “Таткоммунэнерго” берләшмәсе генераль директоры Асфан Галәвов,  Азнакай, Мамадыш, Мөслим, Норлат, Тәтеш, Лениногорск, Чистай, Буа, Уруссу җылылык челтәрләре предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Марсель Шәйдуллин кунакларны сәламләп, Азнакай җылылык челтәре предприятиесенең районның тормыш эшчәнлеген тәэмин итүдә мөһим роль уйнавын билгеләп узды.

“Бүгенге көндә шәһәрнең коммуналь инфраструктурасы яңартуны сорый. Инженер челтәрләр, техника паркы искергән. Предприятиедә уртача хезмәт хакы да түбән, – дип ул проблемаларга да тукталды һәм аларны хәл итүдә төбәк, федераль бюджетлардан ярдәм кирәклеген әйтте.

Асфан Галәвов киләсе елда Азнакайда инженер челтәрләрнең бер өлеше алыштырылачагын белдереп, “Таткоммунэнерго” берләшмәсенең алдагы планнары белән таныштырды, җылылык челтәре предприятиеләре җитәкчеләренә һәм коллективларына тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде.

Семинарда  җылылык челтәре предприятиеләре җитәкчеләре үзара тәҗрибә уртаклаштылар. Соңыннан  Шәйхетдинов һәм Баһаутдинов урамнарындагы блоклы-модульле котельныйлар, шулай ук үзәк котельный белән таныштылар, шәһәребезнең истәлекле урыннарына сәяхәт кылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев