Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда мобилизацияләнүчеләрне озаттылар

Бүген Азнакайдан мобилизацияләнгән 54 егет Казанга җыелу пукнтына китте.

Ватан алдындагы бурычларын үтәргә барган ир-егетләргә район башлыгы Марсель Шәйдуллин да изге теләкләрен әйтеп, үзенең үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде.

– Барыгызга да исән-сау әйләнеп кайтырга  язсын. Бүген мин аеруча хатыннарыгызга, сезне тәрбияләп үстергән әти-әниләрегезгә рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә. Аларны да, сезне дә игътибар һәм ярдәмнән ташламабыз, – диде Марсель Шәйдуллин.

Мобилизацияләнгән егетләрнең  барысына да беренчел кирәк-яраклар салынган рюкзаклар бирелде.

Казанга юл алучылар арасында Илмас Хәмидуллин да бар. Азнакай автомобиль юллары идарәсендә эшләгән егет:

– Кулга повестка бирү белән, нишләргә икән дигән уй булмады: чакыралар икән, барырга! Моннан 2011-2012 елларда Диңгез флотында хезмәт иткән идем, хәзер дә сынатмасмын дип уйлыйм, якыннарым гына исән-сау булсыннар, – ди.

Актүбә бистәсендә яшәүче Заһировлар сөекле уллары Раилне озатырга килгәннәр.

– Улыбыз илебезне, безне сакларга бара. Берүк барысы да исән-сау булсыннар да, туган якларга әйләнеп кайтсыннар, без исә алар өчен һәрчак догада булырбыз,  – ди Рәмилә һәм Рөстәм Заһировлар.

Рөстәм абыйның энесе Ришат та дүртенче аен Украинада хезмәт итә.

Мәсгуттә туып-үскән Алексей Девяткин армиядә танкист булып хезмәт иткән булган.

– Повестканы туган көнем көнне – 24 октябрьдә бирделәр. Мин үземне һич тә геройга санамыйм. Кирәк икән – барам, мин үзем, якыннарым өчен барам. Барысы да яхшы булачак, – ди ул.

10 минут. Кайчак сәгать кенә түгел, бер минут вакыт та шулкадәр озак узган кебек. Ә бүген юлга кузгалыр алдыннан саубуллашу өчен бирелгән 10 минут күпләр өчен мизгел генә кебек тоелгандыр. Һәркем якыннарына күңелендә йөрткән изге теләкләрен җиткереп калырга ашыкты. “Күп тә үтмәс, кайтырбыз!”, “Үзегезне саклагыз!”, “Барысы да яхшы булачак!”... мәйданның һәр тарафыннан яңгыраган бу сүзләрнең барысы да Аллаһы Тәгаләнең “Амин” дигәненә туры килсен дә, егетләребезнең барысы да исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев