Азнакай шәһәре 2 нче мәктәбенең 6 сыйныф укучылары район эчке эшләр бүлегене кинологик төркеме эшчәнлеге белән танышты.
Кинолог Алмаз Мөхлисов укучыларга хезмәт этләренең ничек әзерләнүе, нинди бурычлар үтәве турында сөйләде. Шулай ук этләрнең наркотиклар, шартлаткычлар эзләүдә ничек ярдәм итүләре аңлатылды.
Очрашуның иң кызыклы өлеше – хезмәт этенең шартлы һөҗүмне туктату күрсәтмәсе булды.
Укучылар полиция хезмәтенең мөһимлеген тагын да ныграк аңлады.
Нет комментариев