Азнакай районы педагоглары хәйрия ярминкәсе уздырды
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы педагоглары хәйрия ярминкәсе уздырды

Азнакайда Халыкара укытучылар көне уңаеннан хәйрия ярминкәсе уздыру - матур традициягә әверелде.

Бүген дә бәйрәм көнендә Татарстан мәйданында иртәдән зур ярминкә гөрләде. Анда мәгариф учреждениеләреннән тыш китапханә, музей, спорт мәктәпләре, Яшьләр үзәге коллективлары да актив катнаштылар. Өстәлләр көзге сый-нигъмәттән, кул эшләнмәләреннән, аш-су ризыкларыннан, авыл хуҗалыгы продукциясеннән сыгылып торды.

Педагоглары район башлыгы Марсель Шәйдуллин да сәламләп, аларга иң изге теләкләрен җиткерде, намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Сатып алучылар күңелле җыр-биюләрдән торган концерт программасын да бик яратып карадылар.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев