Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай йортларына авария нәтиҗәсендә сүндерелгән җылылык бирелде

Кичә кич Азнакайда үзәк котельнаяда (пар казаннары бинасы) җылылык белән тәэмин итү системасының магистраль челтәрләрендә гадәттән тыш хәл килеп чыгу сәбәпле, шәһәрдә 186 күпфатирлы торак йорт, шулай ук 8 мәктәп, 16 балалар бакчасы, үзәк сырхауханә җылылыксыз калды.

Бу уңайдан район гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттан тыш утырышы үтте. Анда башкарыласы эшләр билгеләнеп, аварияне бетерү буенча план төзелде. 

– Кич буе Азнакай җылылык челтәрләре көче белән шәһәрдә җылылыкны торгызу буенча зур эш башкарылды. алты сәгать эчендә барлык эшләр төгәлләнеп, 23.30 сәгатьтә котеллар “җибәрелгән” иде инде. Температура әкренләп күтәрелә, тиздән биналар, йортлар ныклап җылынып бетәр. Үзвакытында бердәм, оператив эшләп, бу хәлдән чыгу өчен күп көч куйган АПТС, “Инженерлык челтәрләре”  оешмалары хезмәткәрләренә, җылылык челтәрләре торышын төн буе карап, саклап чыккан мәгариф идарәсе, район үзәк сырхауханәсе инженерлык хезмәте вәкилләренә рәхмәт сүзләрен җиткерәм.  Әлеге уңайсызлыклар өчен район һәм җылылык челтәрләре предприятиесе җитәкчелеге исеменнән гафу үтенәм, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия рәисе Айдар Шәмсетдинов. 

Бүген шәһәрдә 1 һәм 9 нчы мәктәпләрдән кала башкалары  дистанцион укыта. Шулай ук балалар бакчаларында да дежур группалар гына эшли (16, 19, 20, 21 нче балалар бакчаларыннан кала).

Кайбер фатирлардагы торбаларда җылы булмаса, аларның эчендә һава калырга мөмкин, хуҗаларның идарәче компанияләргә мөрәҗәгать итүләре сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев