Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай активистлары махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен маскировка сеткалары әзерли

Азнакайның Чубар Абдул авылы хатын-кызлары бөтенроссия хәрәкәтенә кушылды.

Алар хәрби операциягә маскировка сеткалары әзерлиләр. Бу сугыш зонасындагы мөһим әйберләренең берсе. Маскировка сеткасы индивидуаль дә, коллектив өчен дә була ала. Чубар Абдул авылында яшәүчеләр әлеге хәрәкәткә кушылып, камуфлаж челтәрләрен мөстәкыйль әзерләп, безнең солдатларга ярдәм итәргә алындылар.

«Маскировка сеткасын төрле төсле тукымаларны гади балык ятьмәсенә үреп ясыйбыз. Әбиләребез туку нечкәлекләрен өйрәтеп торалар - ди Чубар Абдул мәдәният йорты директоры Айназ Әхмәтшина. - Хатын-кызларыбыз  бу ирекле эшкә бик теләп кушылалар. Бергә мәдәният йортында җыелабыз, кемдер тукыманы алып килә, кемдер аны тасмаларга кисә, икенчеләре тукыманы челтәрнең үзенә үрә.”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев