Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Айдар Хәлиуллин: “Кеше рәнҗешен алмаска иде...”

Без, журналистлар, еш кына язмабыз геройларын танылган шәхесләр белән дә тәңгәлләштереп күрсәтергә яратабыз.

Шактый еллар район хакимиятендә җаваплы постлар биләгән Айдар Хәлиуллинда шәхсән үзем танылган сәясәтче Евгений Примаковның күп кенә сыйфатларын күрәм. Холыкфигыльләре белән дә охшаш кебек алар миңа: һичкайчан каударланмау, иплелек, һәр сүзне төптән уйлап әйтү, теләсә нинди ситуациядән чыгу юлын табу... Ә икенче яктан караганда, шушы салкын акыл артында якыннарга гына түгел, ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән читләргә дә җитәрлек никадәр җан җылысы, ихлас кайгырту яшеренгән...

Аларның нәселе Азнакайдан. Ерак бабалары төпләнгән җир Айдар Фәндәс улын да үзеннән җибәрмәгән. Шәһәребезнең 3 нче мәктәбендә сигезенчене тәмамлагач, ул һөнәр үзләштерергә ниятләп, директорга документлар сорап керә. Мәктәпне шул чорда җитәкләгән Рәис Сабирович аның ниятенә шунда ук кискен каршы килә дә, егеттән:

– Кем булырга җыенасың инде? – дип сорый.

– Водитель...

–Юк, син водитель булмыйсың, син руководитель буласың, – дип директор аны кире борып чыгара. Әллә шулай егетнең сыйфатларыннан чыгып алдан күргән, әллә фәрештәләрнең “амин” дигән чагына туры килгән, Айдар Фәндәс улының бүгенге көндәге 31 еллык эш стажының 22 елы җитәкче постлар биләп үткән.

Хезмәт юлын ул хәзерләүләр конторасында иң авыр эшләргә алынып башлый. 2 ел солдат бурычын үтәп кайта да, биредә эшләвен дәвам итә. Бер үк вакытта Мәскәү кулланучылар кооперациясе университетында да укый. Тармакның бар эшен биш бармагыдай белгән егетне директор урынбасары итеп билгелиләр. Шуннан соңгы вазифалары да җитәкчелек итү белән бәйле: кулланучылар хокукларын яклау комитеты рәисе, федераль казначылык идарәсе җитәкчесе, район хакимияте аппараты җитәкчесе, район башлыгы урынбасары, “Нефтемаш” генераль директоры урынбасары, “Азнакай инженерлык челтәре” директоры, банк филиалы җитәкчесе, 2012 елдан бүгенге көнгәчә – район Советы аппараты җитәкчесе.

Күпләр аны бераз кырысрак һәм үтә дә җитди дип күрә. Бу сыйфатларны, әлбәттә, җаваплы посты таләп итә, җитәкчелектә шунсыз булмый да. Шулай лидерлыкны бар көченә җигеп, заманча караш белән, принципиальлелек күрсәткәндә генә эшнең нәтиҗәсе була. Ә район Советы аппараты җитәкчесе җилкәсенә салынган вазифалар саллы: район һәм шәһәр Советлары эшчәнлеген координацияләү, эш планы булдырып, аның тормышка ашуын контрольдә тоту, утырышлар, коллегияләр, киңәшмәләр әзерләү һәм аларны үткәрүдә катнашу, чыгарылган карарларны закон кушканча документлаштыру... Хәер, санап кына бетермәлеме... Районның төрле тармакларында хезмәт куйган никадәр азнакайлы аның ярдәмендә дәүләт бүләкләре алган һәм алачак әле. Ул районның 8 комиссиясе рәисе, районның массакүләм мәгълүмат чаралары кураторы да. Иҗтимагый мөһим кампанияләр чорында без, журналистлар газетага материаллар әзерләгәндә, “артык койрыклар”ны да бик оста “кисеп”, төзәтеп куя белә ул. Ә инде газетабыз эчтәлеген яхшыртудагы юнәлешкиңәшләрен, әбүнәчеләребез санын арттыруда булган ярдәмен әйтеп тә торасы юк.

Югарыда телгә алынган мәгълүм сәясәтченең нәкъ 50 яшендә язган шундый шигъри юллары бар:

Я твердо решил: быть до конца в упряжке,

Пока не выдохнусь, пока не упаду...

Язма героемның да яшәү максаты шундый. Бу максатларга ул гел күңелендә йөргән теләген дә өсти: “Кеше рәнҗешен алмый гына яшәргә, эшләргә язсын иде...” Чын ирегетләр фикер-гамәлләре әнә шундый буладыр да...

 

Айдар Фәндәс улы турында коллегалары, якыннары:

Марсель Шәйдуллин, район башлыгы:

–Айдар Фәндәсович – иң җаваплы һәм оештыру сәләте көчле булган җитәкчеләрнең берсе. Район Советы аппараты һәм иң җитди өлкәләр эшчәнлеге тулаем аның карамагында. Тәртип, төгәллек ярата. Үзе дә яхшы чаңгычы, районның чаңгы спорты федерациясен җитәкли. Юбилее белән котлап, коллективыбыз һәм азнакайлылар исеменнән Айдар Фәндәс улына саулык-сихәтлек, гаилә бәхете, бар яклап уңышлар телибез!

Фәндәс Хәлиуллин, әтисе:

–Улларым Фәнис белән Айдар бар яклап өметләремне акладылар, кечкенәдән эш яратып, кешеләргә итагатьле булып үстеләр, тормышта үз урыннарын таптылар, алар өчен җаным тыныч. Әйе, вакыт дигәнең сизелми дә үтә, Айдарыбыз да ир уртасы яшенә җитте менә. Аллага шөкер, эшендә дә, гаиләсендә дә ышанычлы һәм уңышлы. Киленем Ольга белән мине – ялгыз әтиләрен дә тәрбия кылып, йорт-ихатаны гөл кебек итеп тоталар, рәхмәттән башка сүз юк. Оныкларым Рамиль белән Рүзилә һәм башка онык-оныкчыкларым булуы үзе бер бәхет. Барысы да исән-саулар һәм куанычым булып имин, рәхәт, бәхетле яшәсеннәр, бүгенге көндә иң зур теләгем шул.

Зимфира Мөхәммәдъярова, хезмәт ветераны, беренче класслы баш дәүләт киңәшчесе:

–Мин Айдарны “әнисе малае” дип уйлыйм. Әсма апа салмак, тыныч, сүзен өздереп сөйли иде, районда иң авыр өлкәләрдә икътисадчы булып эшләде. Айдар да бу системада бик яшьли хезмәт юлын башлап җибәрде. Тәрбияле, өлкәннәрне дә тыңлый, үз фикерен дә кистереп әйтә белә, эшен төгәл башкара. Хезмәттәшләре арасында да тиз авторитет яулады. Аның шушы сыйфатлары җитәкчелек игътибарын үзенә җәлеп итте дә инде. Мин шунысыннан канәгать һәм куанам: башкарган вазифаларымны ышанычлы, төпле, мәгънәле кешегә калдырып китә алдым.

Наталья Сәлимова, сыйныфташы, коллегасы:

–Мәктәптә укыганда да ук тырыш, тыйнак егет иде Айдар. Максатчанлыгы, үҗәтлеге белән аерылып торды. Әнә шундый булуы тормышта да, хезмәттә дә үз урынын табарга ярдәм иткәндер. Без аның белән федераль казначылыкта озак еллар бергә эшләдек, хәзер менә район администрациясендә коллегалар. Хакимияттә эшләү бик катлаулы, җаваплы. Аның кул астындагы башкалар кебек минем үземә дә ярдәм, киңәш сорап еш мөрәҗәгать итәргә туры килә. Ул һәрчак җайлап кына аңлата, төпле киңәшен бирә белә. Сыйныфташлар буларак, аның белән горурланам. Бергә укыган сабакташлар белән очрашулар үткәрүне дә Айдар Фәндәс улы башлап, оештырып йөри. Гомумән, кайсы яклап кына алсаң да, ышанычлы, булдыра торганнардан ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев