Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алтынчы ТОС балаларга бәйрәм ясады

Шәһәребезнең 6 нчы территориаль иҗтимагый үзидарәсе 2 нче мәктәп белән тыгыз элемтәдә яши.

Балаларны яклау көнендә дә мәктәп ишегалдында бик матур бәйрәм оештырдылар. Анда ТОС карамагындагы йортларның җаваплылары да, укытучылар да бик рәхәтләнеп катнашты.

–Әнә шулай бергәләп уздырган чаралар безне тагын да берләштерә, тормышыбызга ямь өсти, – ди ТОС җитәкчесе Рәсимә Рәхмәтуллина. Башлынгыч сыйныф укучылары – 30 дан артык малай-кызлар бер-берен уза-уза стартка басып, күңелле уеннар, бәйгеләрдә  җитезлектә көч сынашты. Бәйрәмнән алар яхшы кәеф, бәйрәм бүләге белән таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев