Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Абыемның иркә кочагында үстем

Ике абыем, ике апам бар минем. “Без биш бала үстек әнкәй белән, тик үсмәдек иркә кочакта, – дип җырланса да, мин, төпчек кыз, иркә кочакта үстем, ләкин әнинекеннән күбрәк абыем Гамбәр кочагында.

 

 

Безнең ара 13 яшь. Абыем армиягә хезмәт итәргә киткәндә, капка баганасын кочаклап елап калганда миңа 5 яшь иде. Аннан соң ул хатларында миңа “ат башы кадәр” сәлам юллый иде. Ә мин, сабый, әткәйнең ишек алдындагы җигелгән ат башына карап сөенә идем: менә абыем миңа нинди зур сәлам җибәргән! Хезмәт итеп кайткач та, абыем кочагында йоклаудан туктамадым (ул югында ничек берүзем ятканмындыр?).

Язлар җитеп, беренче үләннәр шытып чыгу белән Гамбәр абый мотоциклына утыртып, юа, кукы, балтырганнан авыз итәргә мине урманга алып бара иде. Сарана аеруча тәмле тоела иде. Җәйләрен икәү җиләк, шомырт җыйдык. Урманда аның белән икебез генә белгән кура җиләклеге һәм чикләвек агачы бар иде.

Кышкы суыкларда әнкәй мине урамга чыгармый иде. Абый бишмәт эченә тыгып, сарайдагы читлектән ап-ак тунлы, кызыл күзле куян балаларын миңа уйнарга алып кереп бирә иде.

Әнә шулай йомшак күңелле, туган җынлыклы абыем кочагында үстем мин. Хәзер инде аның үзенең өч баласы, биш оныгы бар. Алтынчы дистәсен түгәрәкләп килүче Гамбәр абый аларның яраткан әтисе һәм сөекле бабасы.

Шәфыйгуллиннар нәселенә тап төшермичә, Гамбәр абый гомере буе туган авылы Мәндәйдә җәйләрен – комбайнда, кышларын тракторда эшләде. Читтән торып агроном һөнәренә укыды һәм бу юнәлештә дә сынатмый эшли. Бүгенге көндә төп нигездә әткәй белән әнкәйне тәрбияләп, без, туганнарын, һәрчак ачык йөз белән каршы

алып, кунак итә. Гөлфия җиңгәбез дә абый кебек сабыр, ипле холыклы, эшкә уңган, ачык йөзле.

Балачагымның матур, якты хатирәләре булырлык мизгелләр бүләк иткән өчен мин абыема бик зур рәхмәтлемен. Әле бик күп еллар безне шулай туган нигездә шат елмаеп каршы алырга язсын аңа!

Бәрия Сибгатуллина

 

Рәсемдә: Шәфыйгулиннар династиясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев