Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Юл йөргәндә сак булыйк!

Шәһәребезнең яңа төзелешләр киң колач алган Шәйхетдинов урамы чатында юлны төзекләндерү эшләре бара.

Элеккеге җылылык трассасы да үткән катлаулы бу урында машина юлы да, җәяүлеләр өчен тротуар да, аркылы чыгу урыннары да эшләнгәнлектән, алар әле дә дәвам итә. Биредә яктылык баганаларын да алыштыру, светофорлар кую планлаштырыла. Шуңа күрә дә шәһәрдәшләребезнең бу тирәдәге вакытлыча булган караңгылык белән килешеп, чак кына сабыр итүләре сорала. Машинада үтүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә бер-беренә игътибарлы, сак булуы мөһим. Мәктәпләрдә укулар башланды, балаларыбызга аеруча саклык сорала. Вакытлыча гына булган уңайсызлыкларны аңларга тырышыйк, җәмәгать, тиздән менә дигән уңайлы юллар да, балкып торган яктылык та нәкъ тиешенчә булыр, көтә генә белик. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев