11 июльдән 10 августка кадәр республикада, шул исәптән районыбызда “Иминлек каешы” оператив-профилактик чарасы үткәрелә.
– Әлеге чараның төп максаты – юл хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан иминлек каешларын куллану юнәлешендә административ хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау. Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, куркынычсызлык каешлары белән җиһазландырылган транспорт чарасын йөртүче һәм пассажирлар аны һәрчак эләктерергә бурычлы, – ди район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы Альмир Габделхаков.
Нет комментариев