Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, аларның травма алу куркынычын кисәтү максатында киңкырлы эшчәнлек алып бара.
16 нчы “Әкият” балалар бакчасына йөрүче балалар, ата-аналар “Юл хәрәкәте хәвефсезлеге” учреждениесенең профилактика буенча бүлек начальнигы Альмира Сәгъдәтуллина белән берлектә рейдка чыгып, машина йөртүче ата-аналарны хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәргә чакырып, аларга тематик белешмәләр тараттылар.
– Балаларның юллардагы иминлеге турында без – олылар: әти-әниләр, укытучылар, тәрбиячеләр, һәм, һичшиксез, руль артында утыручылар кайгыртырга һәм хәвефсезлекне тәэмин итәргә тиеш, – Альмира Сәгъдәтуллина.
Нет комментариев