Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайның яшь инспекторлары юл иминлеге яклы

Барыгызга да сәлам! Минем исемем Элнада, мин 3 нче мәктәптә 4 А сыйныфта белем алам. Безнең мәктәптә яшьюл инспекторларының «Светофорики» отряды эшләп килә. Аның әгъзалары – минем классташларым

Без – актив егетләр һәм кызлар, һәм без үзебезнең мәктәптә укучы гына түгел, барлык балаларның да  юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен телибез. Моның өчен без юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча төрле кызыклы һәм танып белү чаралары – викториналар, уеннар, шәһәр урамнарында акцияләр үткәрәбез. Юл-патруль хезмәте инспекторлары белән берлектә төрле акцияләрдә һәм рейдларда катнашабыз. Ата-аналарга машинада балаларны махсус креслода йөртүне искә төшерергә дә онытмыйбыз. Безнең мәктәп укучыларының киемнәрендә һәм букчаларында яктылыкны кире кайтара торган фликерлар куллануны күзәтәбез.
20 октябрьдә безнең «Светофорика» отряды ЮИД отрядларының башлангыч җыенында катнашты. Монда баз шәһәребездә эшләп килгән башка ЮИД отрядлары әгъзалары белән таныштык һәм дуслаштык, кызыклы биремнәр үтәдек, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча бурычларны хәл иттек, алга планнар билгеләдек. Безнең районда барлыгы 30 ЮИД отряды, 525 яшь хәрәкәт инспекторы бар икән. Алар да безнең кебек үк балалар!
Без юлларның балалар һәм өлкәннәр өчен куркынычсыз булуын телибез, һәм моның өчен безгә бәйле булганның барысын да эшләргә тырышабыз – юл хәрәкәте кагыйдәләре, аларны үтәүнең мөһимлеге турында сөйлибез, белешмәләр һәм листовкалар таратабыз, ата-аналар һәм балалар алдында чыгыш ясыйбыз. Барлык балаларга да күңелле һәм имин каникуллар телибез!

 

Элнада Абделаал, «Светофорики» отряды яшь корреспонденты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев