Уку елы вакыты шәһәр урамнарында хәрәкәтнең аеруча көчәйгән чоры.
Бу исә машина йөртүчеләрдән дә, җәяүлеләрдән дә юл йөрү кагыйдәләренә үтә игътибарлы булуны сорый.
Бу юнәлештә профилактик чаралар даеш оештырылап тора. Узган атнада “Юл хәрәкәте хәвефсезлеге” учреждениесенең профилактика буенча бүлеге, район әтиләр берлеге, “Яшь армиячеләр” оешмасы һәм гимназиянең яшь юл инспекторлары белән берлектә “Хәвефсез җәяүле юлы” дигән чара уздырды. Аның барышында балалар юл билгеләрен исләренә төшерделәр, кагыйдәләрне барладылар.
“Юл хәрәкәте хәвефсезлеге” учреждениесенең профилактика буенча бүлеге җитәкчесе Альмира Сәгъдәтуллина аларга юлда үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында аңлатты, белешмәләр таратты.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев