Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда исерек шоферга җәза билгеләнде

Спиртлы эчемлек кулланган хәлдә руль артына утыруның нинди аяныч хәлләргә китерүен күпләр белми, ахрысы.

Шулай булмаса, районда исерек килеш машина белән идарә итүчеләр саны һаман саен артыр идеме икән?

Узган атнада Азнакай суд районы җәмәгать судьялары исерек хәлдә машина руле артына утырган шоферларга карата административ җәза билгеләде.

З.Таһировны автоинспекторлар Сукаеш – Мөслим – Урсай юлында туктаталар. “Лада” машинасы белән идарә иткән ир исереклеккә медицина тикшерүе үтүдән баш тарта. Гаепле шофер суд утырышына да килми.

Суд карары белән ул ел ярымга “правасыз” калды. Моңа өстәп, 30 мең сум күләмендә штраф та түләргә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев