Азнакайда машина таныклыгы алырга укучыларны юлларда игътибарлы булырга чакырдылар
Ашыгуның аяныч һәлакәтләргә китерүен барыбыз да белә, шулай да таң аттымы, каядыр ашыгабыз, чабабыз. Кайчак үзебезнең генә мәнфәгатьләрне алга сөреп, башкалар турында уйламыйбыз да шикелле.
Ә бит һәркөнне анда-монда коточкыч аварияләр килеп чыга, юлларда ничәмә-ничә гомерләр кыела...
Бүген машина йөртү таныклыгы алу өчен ДОСААФта белем алучылар Азнакайның махсус тукталышында булдылар. Анда авариядән соң җыелган автомобильләр саклана.
– Бездә ел дәвамында якында 420 кеше укып чыга. Барысы да башта теоретик, аннан практик белем алалар. Киләчәктә “права”га ия булучылар юл кагыйдәләрен сакламауның нәрсә белән төгәлләнергә мөмкин икәнен алдан белсеннәр, төпле белем алсыннар, юлда һәрчак сак һәм игътибарлы йөрсеннәр өчен 60 курсант өчен шундый очрашу оештырдык. Анда шулай ук инструкторлар да катнаша, – ди Азнакай ДОСААФ җитәкчесе Гәрәй Хәмидуллин. Бүген барыбызның да көне юллар белән бәйле.
Район ЮХИДИ административ закончалылыкны башкару буенча инспекторы Бусат Джавадов үзенең чыгышында юллардагы вәзгыять белән таныштырып үтте. Иртәгә шофер буласы “укучыларны” юлларда сак булырга өндәде.
– Мин төп юлдан барам, мин дөрес дип уйласагыз да, як-ягыгызга карау артык булмый. Бигрәк тә яшьләр арасында тизлек режимын сакламау, тиеш булмаган урында алдан барган машинаны узу очраклары күп, – ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев