Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда исерек килеш машина йөртүчеләрне “аулыйлар”

Азнакай районы җәмәгать судьясы исерек хәлдә машина руле артына утырган шоферларга карата хөкем карарлары чыгарды.

Р.Асыловны район ЮХИДИ хезмәткәрләре шәһәрнең 8 Март урамында туктаталар.  Машина йөртүче ир-атның исерткеч эчемлекләр кулланган булуы ачыклана.

Судта ул үзенең гаебен тулысы белән таный. Әмма бу гына аны җаваплылыктан коткарып кала алмый. Ул 30 мең сум штрафка тартыла. Моңа өстәп, аңа ел ярым җәяү йөрергә туры киләчәк.

Р.Шәмсетдиновны хокук сакчылары Уразай авылында эләктерәләр. Машина  йөртүче  алкотекторга өрүдән һәм  медицина  тикшеренүе узудан баш тарта. Автомобиле исә махсус стоянкага җибәрелә. Р.Шәмсетдинов суд утырышына да килеп торуны кирәк санамый.

Җәмәгать судьясы карары белән машина йөртүче административ хокук бозуда гаепле дип табылды һәм аңа 30000 сум күләмендә штраф салынды, 1 ел 8 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителеп, административ җаваплылыкка тартылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев