Азнакайда иң җитез “Автобабай” һәм “Автоәби”не ачыкладылар
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Дәүләт автоинспекциясенең район бүлекчәсе һәм “Юл хәрәкәте хәвефсезлеге” учреждениесенең профилактика буенча бүлеге, Азнакай ДОСААФы белән берлектә, өлкәннәр арасында машина йөртү осталыгы бәйгесе оештырды.
Шоферлар юл кагыйдәләре буенча сорауларга җаваплар бирделәр, соңыннан машина йөртү осталыгын да күрсәттеләр.
Район бәйгесендә беренче урынны Гөлфия Абдуллина яулады. Икенче һәм өченче урыннарны Ринат Закиров һәм Назыйф Хәсәнов бүлештеләр.
Җиңүчеләргә һәм барлык катнашучыларга “Юл хәрәкәте хәвефсезлеге” учреждениесенең профилактика буенча бүлек начальнигы Альмира Сәгъдәтуллина бүләкләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев