Азнакайда җәмәгать судьялары исерек шоферларга җәза карары чыгарды
Р.Әхмәтовны хокук сакчылары 7 сентябрь көнне шәһәрнең Җәлил урамында кичке якта эләктерәләр.
Исерек килеш машина белән идарә иткән шоферга шунда ук беркетмә төзелә. Судка килгән ир-егет үзенең гаебен тулысы белән таный.
Л.Хәмидуллинны хокук сакчылары иртәнге якта туктаталар. Суд утырышына азнакайлы килеп тормый, эшне үзеннән башка гына карау турында гариза яза.
Суд карары белән ул ел ярымга машина белән идарә итү таныклыгыннан “колак какты”, 30 мең сум штрафка тартылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев