Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакай укучысы юллар иминлеге турында уйлана

Юлларда балаларның куркынычсызлык проблемасы елдан-ел актуальләшә бара

Машиналар саны, шул исәптән  аларның  двигательләренең куәте дә арта. Компьютер чынбарлыгы аркасында балалар чын автомобильләрдән курыкмый да кебек тоела миңа.Мин юллар имин  булсын өчен нәрсә эшләргә була икән дип еш уйланам. Һәм җавап шунда ки, бүген юл хәрәкәте куркынычсызлыгын массакүләм мәгълүмат чаралары аша гына түгел, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүнең шәхси мисалы белән дә пропагандаларга кирәк. Әгәр дә юл әлифбасын яхшы белсәк, соңыннан без акыллы һәм әдәпле җәяүле һәм машина йөртүче дә 
булачакбыз. 

Теорияне яхшы белү һәм аларны яттан сөйләү, уку гына җитми. Үз белемнәреңне даими кулланырга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен катгый үтәргә кирәк. Бу юнәлештә безгә юл хәрәкәтенең яшь юл инспекторлары отряды эшчәнлеге ярдәм итә. Биредә без үзебез белгәннәрне башкалар белән уртаклашабыз, юл хәрәкәте кагыйдәләрен камилләштерү өчен төрле профилактикалау чараларында, бәйгеләрдә катнашабыз. 

Безнең 2 нче мәктәптә ел саен куркынычсызлык атнасы үтә. Әлеге атналыкта без әти-әниләр ярдәме белән юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча макетлар, рәсемнәр, плакатлар ясыйбыз.  Анда көндәлек эшләребезне күрсәтергә  тырышабыз. Мәктәбебездә 1 нче сыйныф укучылырына юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча акцияләр, төрле чаралар үткәрәбез.
Безнең ЮИД отряды төрле конкурсларда катнаша, һәрдаим призлы урыннар да алып киләбез.  

 

 Надир Солтангиров, 2 нче мәктәпнең 3 А сыйныф укучысы,  яшь юл хәрәкәте 
инспекторы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев