Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакай шәһәренең Кооператив урамында күпер төзекләндерелде

Азнакайның Кооператив урамында яшәүчеләр бу көннәрдә шатлыклы мизгелләрен кичерә: биредә Мәнәвез елгасы аша күперне реконструкцияләү тәмамланды. Яңарту агымдагы елның маенда башланган иде.

Төзелеш эшләре белән район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов та танышты. Очрашуда әлеге урамда яшәүчеләр дә бар иде. Алар соңгы елларда авария хәлендә булган күпер урынына яңа корылма булдырганнары өчен рәхмәт әйтеп туя алмады.

Гәрәевларның йорты күпергә терәлеп диярлек тора.

– Күпер ачылуны барыбыз да зарыгып көттек. Төзүчеләр бик яхшы итеп, тырышып эшләделәр. Аларның һәммәсенә, шул исәптән район җитәкчелегенә дә рәхмәтлебез. Биредә 60 нчы елдан яшибез, мондый күперне күрербез дип уйламаган идек инде, су ашап, ул җимерелеп беткән иде. Хәзер рәхәтләнеп йөрергә мөмкинлек туды, –  ди  86 яшьлек Әсгать ага Гәрәев.

Күпер ил күләмендәге проект кысаларында «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» программасы буенча төзекләндерелгән.

– Алдагы елларда елганың ярларын да чистарту күздә  тотыла, – диде Айдар Шәмсетдинов.

Иске Азнакайның әлеге өлешендә яшәүчеләр урамга тротуар сорап та мөрәҗәгать иттеләр.

Корылма зур, аның озынлыгы — 21, киңлеге 11 метр. Ян-яклап җәяүлеләр йөрү өчен тротуарлар да бар.

– Әлеге күпергә ремонт бик кирәк иде. Халык биредән күп йөри, ул татар зиратына бара торган күпер булып тора,. Киләчәктә «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» программасы кысаларында Заречная, Совет урамнарындагы күперләрне төзекләндерү күздә тотыла, – диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Габдрахманов.

Сүз уңаеннан, күпер төзелешенә 70 миллион сум акча юнәлдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев