Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Акылың юк икән, җәяү йөрисең

Исерек килеш машина белән идарә итүнең җинаятькә тиң булуы хакында күпме генә язылса-сөйләнсә дә, спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң батыраеп руль артучылар саны гына кимеми.

Узган атнада җәмәгать судьялары тарафыннан РФ Җинаять Кодексының 12.8 маддәсе буенча 2 эш каралып, исерек хәлдә машина йөртүчеләргә карата административ җәза билгеләнде.

Туйкә авылында туктатылган Э.И.Мөхтәруллинның машина белән идарә итүгә хокукы да булмый, җитмәсә – исерек. Суд утырышында ул үзе дә катнаша. Җәмәгать судьясы аның үз гаебен тануын һәм бик нык үкенүен искә алып, административ җаваплылыкны 10 тәүлеккә кулга алу җәзасы белән билгели.
Җиңү бистәсендә иртәнге якта ук “салган” килеш хокук сакчыларына эләккән М.Ф.Молоков үзенең гаебен таныса да, суд утырышына килеп торуны кирәк дип тапмый. Юл йөрү кагыйдә-таләпләрен бозган өчен ул 30 мең сум штрафка тартыла һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев