27 августта Лениногорск тракты урамы буйлап “Шевроле Нива” машинасында барган И.Хәмидуллин да автоинспекторлар игътибарын җәлеп итә.
Спиртлы эчемлекләр кулланган шоферны административ җәзага тарту турында беркетмә төзелә.
Узган атнада җәмәгать судьясы аның эше буенча суд карары чыгарды. Эшне карау йомгаклары буенча И.Хамидуллин административ хокук бозуда гаепле дип табылды. 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итүдән мәхрүм ителде һәм 30 мең сум штрафка тартылды.
Нет комментариев