Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯЗЫЛУ

“Маяк”ка язылучылар бүләкләр оттылар

“Азнакай” санаториена юллама откан газета укучының исеме билгеле!

Узган җомгада “Маяк” газетасы коллективы 2023 елның икенче яртыеллыгына алты айга язылучылар арасында бүләкләр уйнатты. Алар арасында “акыллы” сәгать, үлчәү, сокы чыгаргыч, үтүк, кофе тегермәне һәм бик күп башка бүләкләр бар иде. Иң-иңе, әлбәттә, “Азнакай” санаториена юллама!

Юллама уйнатуда катнашу өчен райондашларыбыздан 345 квитанция кабул иттек. Һәр фамилиягә аерым сан беркетелгән иде. Җиңүчеләр исә электрон юл белән – интернет ярдәмендә очраклы сайлап алынган сан нигезендә билгеләнде.

Татарстан мәйданында бүләк уйнатуда район газетасына күпләп язылган хезмәт оешмалары арасында да да үтте. Район мәгариф идарәсе, мәдәният идарәсе, спорт идарәсе, торак-коммуналь хуҗалыгы, социаль яклау идарәсе, полиция бүлеге, район үзәк сырхауханәсе, “Азнакай” киемнәре”, Азнакай урманчылыгы хезмәткәрләре өчен 30дан артык бүләк әзерләгән идек.

Оешма-предприятие вәкилләренә газетаның баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов рәхмәт сүзләрен һәм изге теләкләрен җиткерде.

Үзебезнең санаторийга юллама Г.Усманова бәхетенә тиде! Л.Л.Гобәйдуллина – үлчәү, Н.С.Халикова сәгать отты.

“Азнакай” санаториена юлламаны Азнакайдан Гөлнара Усманова отты.

Азнакай җылылык челтәре предприятиясенән үлчәү Л.Л.Гобәйдуллина тапшырылды. 

Азнакайдан Н.С.Халикова сәгать отты. Бүләкне редакциядән оныгы килеп алды.

Мәгариф идарәсеннән 614 квитанция җибәргәннәр. Әминә Әхмәтшинага (“Сандугач” балалар бакчасы) – “акыллы”  сәгать, Люция Вафиевага (6 нчы мәктәп) – сок чыгаргыч, Энҗе Ганиевага (Бүләк авылы балалар бакчасы)  вафля табасы чыкты. 

Мәгариф идарәсеннән Әминә Әхмәтшинага (“Сандугач” балалар бакчасы) – “акыллы”  сәгать тапшырылды.

Азнакай шәһәренең 6 нчы мәктәбе укытучысы Люция Вафиева сок чыгаргычка ия булды.

Энҗе Ганиевага (Бүләк авылы балалар бакчасы)  вафля табасы чыкты. 

Спорт  һәм физик культура идарәсеннән Гөлназ Вәлиевага – тостер, Валентина Садыйковага – кофе тегермәне, Лариса Мухамедовага  сәгать чыкты. Бүләкләрне оешма вәкиле алды.

Район үзәк сырхауханәсе коллективыннан  Р.Амалина – вафля табасы, Х.Җаббарова – кул сәгате, З.Каюмова – кофе тегермәне оту бәхетенә иреште.

Социаль яклау бүлегеннән Зилә Газизовага вафля пешерү табасы, Светлана Гатиятуллинага үтүк, Гөлия Хәбибуллинага “акыллы” сәгать эләкте.

“Азнакай киемнәре”ндә эшләүче Наилә Рахмановага да бәхет елмайды. Ул сок чыгаргыч отты.

Район эчке эшләр бүлегеннән Альмир Габделхаков – “акыллы” сәгать, Римма Иванова – кофе пешергеч, Ильяс Сабирҗанов – блендер отты.

Азнакай урманчылыгыннан Г.Якупова блендер хуҗасы булды.

Торак-коммуналь хуҗалыгында эшләүчеләрдән уенда катнашу өчен 97 квитанция килгән иде. “28 нче квартал” идарәче компаниясеннән Гүзәл Фәррахова – үтүк, Рәмзия Җәләева – “акыллы” сәгать, “Актүбә” идарәче компаниясеннән И.Яппарова – үлчәү отты.

Янгын-коткару хезмәте коллективлары арасыннан тостер 24 нче частьтан Чулпан Шакирҗановага чыкты.

Актүбә балалар сәнгать мәктәбеннән Римма Зиннәтуллина "Акыллы сәгать"кә ия булды.

Мәдәни үзәктән Нурия Бәдретдинова кофемолка отты. 

Туган якны өйрәнү музееннан Венера Тимганова тостерлы булды.

Район хакимиятеннән Айдар Хәлиуллин блендер, Илгиз Минһаҗев – “акыллы” сәгать, Эльвира Галиева сок чыгаргычка ия булдылар.

Азнакай газ хезмәтеннән Г.Гыйләҗевага үтүк чыкты.

"Маяк" газетасы баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов Социаль фондның клиентлар хезмәте җитәкчесе Миләүшә Шәйдуллинаның коллективына подпискада зур активлыклары өчен бүләк тапшырды.

Бу юлы бәхет бүтәннәргә елмайган икән, күңелегезне төшермәгез, икенче вакыт, һичшиксез, бәхет сезне дә урап үтмәс! Алга таба акцияләрнең тагын да шәбрәкләре булачак. Газетага язылыгыз, укыгыз! Бергә булыйк, бердәм булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев