Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯЗЫЛУ

“Маяк”ка язылучылар бүләкләр оттылар

Бүген Татарстан мәйданында район газетасына күпләп язылган хезмәт оешмалары арасында бүләкләр уйнату чарасы үтте.

Район мәгариф идарәсе, мәдәният идарәсе, спорт идарәсе, торак-коммуналь хуҗалыгы, социаль яклау идарәсе, полиция бүлеге, район үзәк сырхауханәсе, “Азнакай” киемнәре”, Азнакай урманчылыгы хезмәткәрләре өчен 30дан артык бүләк әзерләгән идек.

Татарстан мәйданына оешма-предприятие вәкилләре дә килгән иде. Аларга газетаның баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов рәхмәт сүзләрен һәм изге теләкләрен җиткерде.

Җиңүчеләр исә электрон рәвештә - очраклы сайлап алынган сан нигезендә билгеләнде.

Мәгариф идарәсеннән 614 квитанция җибәргәннәр. Әминә Әхмәтшинага (“Сандугач” балалар бакчасы) – “акыллы”  сәгать, Люция Вафиевага (6 нчы мәктәп) – соковыжималка, Энҗе Ганиевага (Бүләк авылы балалар бакчасы)  вафля табасы чыкты. 

Спорт  һәм физик культура идарәсеннән Гөлназ Вәлиевага – тостер, Валентина Садыйковага – кофемолка, Лариса Мухамедовага  сәгать чыкты.

Район үзәк сырхауханәсе коллективыннан  Р.Амалина – вафля табасы, Х.Җәббарова – кул сәгате, З.Каюмова – кофемолка оту бәхетенә иреште.

Социаль яклау бүлегеннән Зилә Газизова – вафля пешерү табасы, Светлана Гатиятуллина – утүк, Гөлия Хәбибуллин – “акыллы” сәгать отты.

“Азнакай киемнәре”ндә эшләүче Наилә Рахмановага да бәхет елмайды. Ул соковыжималка отты.

Район эчке эшләр бүлегеннән Альмир Габделхаков – “акыллы” сәгать, Римма Иванова – кофеварка, Ильяс Сабирҗанов – блендер отты.

Азнакай урманчылыгыннан Г.Якупова блендер хуҗасы булды.

Торак-коммуналь хуҗалыгында эшләүчеләрдән уенда катнашу өчен 97 квитанция килгән иде. “28 нче квартал” идарәче компаниясеннән Гүзәл Фәррахова – үтүк, Рәмзия Җәләева – “акыллы” сәгать, “Актүбә” идарәче компаниясеннән И.Яппарова – үлчәү отты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев