Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯЗЫЛУ

“Маяк” газетасы редакциясе Азнакай почтальоннарына бүләкләр әзерләде

Басма матбугат чараларына язылуның иң кызган чоры.

Газетага язылу кампаниясен уңышлы үткәрүдә төп ярдәмчеләребез, әлбәттә, хат ташучылар. Бу көннәрдә “Маяк” газетасы баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов почтамтта җитәчелек, почта хезмәткәрләре белән очрашты. Ул редакция һәм почтамт коллективларының бу юнәлештә максатларны уртак итеп, тыгыз элемтәдә эшләвен әйтеп узды, залда утыручыларның барысына да үзара хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде һәм киләсе яртыеллыкка газетага яздыруда да шулай актив булуларын теләде.

Язылу кампаниясе чорында редакциябез һәрвакыт хат ташучылар һәм элемтә бүлекләре арасында бәйгеләр оештырып, иң алдынгыларны бүләкли. Быел да без иң алдынгы почтальоннарга бүләкләр әзерләдек. Алар өч номинациядә билгеләп үтеләчәк: “Иң яхшы авыл почтальоны”, “Иң яхшы шәһәр почтальоны”, “Иң яхшы элемтә” бүлеге.

 Бәйге төгәлләнергә вакыт күп калмады. Әйдәгез, Азнакай хат ташучылары, бәйгедән быел да дә читтә калмагыз, актив катнашыгыз.

ПОЛОЖЕНИЕ КОНКУРСА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев