Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯЗЫЛУ

“Азнакай” санаториена юллама откан газета укучының исеме билгеле!

Бүген “Маяк” газетасы коллективы 2023 елның икенче яртыеллыгына алты айга язылучылар арасында бүләкләр уйнатты.

Алар арасында “акыллы” сәгать, үлчәү бар иде. Иң-иңе, әлбәттә, “Азнакай” санаториена юллама!

Юллама уйнатуда катнашу өчен райондашларыбыздан 345 квитанция кабул иттек. Һәр фамилиягә аерым сан беркетелгән иде. Җиңүчеләр исә электрон юл белән – интернет ярдәмендә очраклы сайлап алынган сан нигезендә билгеләнде.

Үзебезнең санаторийга юллама Г.Усманова бәхетенә тиде! Л.Л.Гобәйдуллина – үлчәү, Н.С.Халикова сәгать отты. Әлеге әбүнәчеләребезгә бүләкләр барып ирешер,  тиздән аларның һәрберсе белән элемтәгә керербез.

Бу юлы бәхет бүтәннәргә елмайган икән, күңелегезне төшермәгез, икенче вакыт, һичшиксез, бәхет сезне дә урап үтмәс! Алга таба акцияләрнең тагын да шәбрәкләре булачак. Газетага язылыгыз, укыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев