Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯЗЫЛУ

Әгерҗе авыл җирлегендә почтальонны хөрмәтләделәр

Азнакай районы Әгерҗе авылында бик тә җаваплы булган почтальон хезмәтен Илгизә Йосыпова башкара.

Шушы көннәрдә авылдашлар аны лаеклы бүләге белән котлау өчен авыл советына җыелдылар. Илгизә Йосыпова «Маяк» район газетасына язылу кампаниясен оештыру нәтиҗәләре буенча авыл почта бүлекчәләре арасында күчмә кубокка лаек булды.

Әгерҗе авыл җирлеге башлыгы Назыйф Хәсәнов район газетасына язылучыларны һәрвакыт хуплап тора. Түгәрәк өстәл артындагы очрашуда ул почтальонга намуслы хезмәте өчен рәхмәтен белдерде, эшендә алга таба да уңышлар теләп, якташларын район-республика басмаларына язылырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев