Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯЗЫЛУ

30 декабрьдә чыккан «Маяк» газетасының Яңа ел санына видеокүзәтү

Хөрмәтле райондашларыбыз, хөрмәтле азнакайлылар!

«Маяк» аша район хәлләрен белеп торырга, таныш-белешләрегез хакында язмалар белән хәбәрдар булырга, райондашларыбызның иҗат «җимешләре» белән даими танышып барырга  ашыгыгыз! 

“Сезне ихлас күңелдән якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйбыз! Яңа ел һәр йортка бары бәхет-шатлык кына алып килсен. Һәрбарчагызга ныклы сәламәтлек, имин тормыш, эшегездә уңышлар, рухи ныклык, уй-хыялларыгызның тормышка ашуын телибез,” – дип ел буе намуслы хезмәт куйган, тормышның барлык өлкәләрен үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткән һәркемгә үзенең рәхмәтләрен Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель ШӘЙДУЛЛИН “Маяк” битләрендә юллый, ә без “Маяк” редакциясе коллективы хезмәткәрләре үз чиратыбызда бу кайнар котлауларга кушылабыз һәм җан җылыбызны кушып чыгарган “Маяк” газетасының Яңа ел санын сезгә тәкъдим итәбез. 

Бу санда: агымдагы елның спорт, мәгариф, авыл хуҗалыгы,  мәдәният, сәнәгать, сәламәтлек  өлкәләрендәгә зур җиңүләр хакында, Азнакаебызның үсешендә “Татнефть” җәмгыятенең эшчәнлеге турында сөйләп районыбызда башкарылган эш-гамәлләргә йомгак ясыйбыз.
Яңа ел алды атнасы балалар өчен күңелле чак – чыршы бәйрәмнәре гөрли, Кыш бабай татлы күчтәнәчләр өләшә, моннан без дә читтә калмадык. Әлеге матур вакыйгаларны газетабызның һәр битендә диярлек чагылдырдык. Әйтик, балаларның президент белән очрашуы, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле, ятим, сәләтле, мигрантларның һәм мобилизацияләнүчеләрнең балаларын һәм гаиләләрен котлау хакында газетабыздан тулырак белергә мөмкинсез.

31 декабрьдә азнакайлыларны Яңа ел бәйрәмнәренә көтеп калабыз. Бары Яңа ел кичендә генә Сез сәнгать осталары концерты, Татар эстрадасы артистларының чыгышын, район һәм бистә җитәкчеләрнең котлавын  тамаша кыла аласыз. Бәйрәм программасы шулай ук газета битләрендә бастырылган.

Юлбарыс елы азнакайлыларда нинди вакыйгалары белән истә калды икән? Бу сорауга тренер, “Юбилейный” спорт мәктәбе директоры Айрат Миңнегалиев, Әгер авылыннан күп балала гаилә әнисе Илсөя Хәмзина, популяр җырлар авторы Айгөл Вәлиуллина, блогер, социаль хезмәткәр Мәрьям Миңнеголова җавап бирәләр.

Шулай ук бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүчеләр турында, салкын кышның җылы очрашуы  хакында. Ничек дөрес итеп мунча керергә? Яңа ел сынамышлары,  Куян елын каршылаганда азнакайлыларның өстәлендә нәрсә булырга тиеш? Һәм Куян елыннан нәрсә көтәргә? Хәмит Басыйровтан “Перәнникле Яңа ел” хәтирә-язмасы. Мәкле күмәч рецепты.

Бәйрәм чорында почта бүлеге, сәламәтлек саклау учрежденияләренең, ЮХИДИ бүлекчәсенең, Күпфункцияле үзәкләрнең, Чаңгы базасының һәм башка оешмаларның  эшләү графигы. Гыйнвар аена намаз вакытлары, кайнар котлаулар – болар барысы да 30 декабрьдә чыккан “Маяк” газетасының битләреннән укып белә аласыз.

Бәйрәм уңаеннан үзебезнең укучы райондашларыбызга, гомумән барлык азнакайлыларга да  Яңа елда ныклы сәламәтлек, хезмәт уңышлары, бәхет телибез. Барлык өметләрегез һәм теләкләрегез дә тормышка ашсын, йортларыгызга иминлек һәм муллык иңсен!

Бөтен авырлыкларны үтеп баручы ел үзе белән алып китсен дә. Киләчәк 2023 ел районыбыз, туган республикабыз һәм илебез, барлык кешелек дөньясы өчен тынычлык, тотрыклылык, иминлек елы булсын!
Киләсе елларда Яңа елларда да сез безнең белән, без сезнең белән - бергә булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев