Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯЗЫЛУ

18 ноябрьдә чыккан «Маяк» газетасының яңа санына видеокүзәтү

Бүген җомга көне, димәк, «Маяк»газетасының яңа саны дөнья күрде.

Бу санда: 

Хезмәт бәйрәменә - зур уңышлар белән: 15 ноябрьдә Мәдәният йортында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре бәйрәме уңаеннан тантаналы чара узды.

Тәпи йөрергә дә, җырларга-биергә дә өйрәтәләр: Шәһәребездәге “Аист” балалар бакчасы 65 ел нәниләрне – 6 айдан 3 яшькә кадәрге балаларны тәрбияләү белән шөгыльләнә.

Туган илне саклау – зур дәрәҗә: Татарстан Хәрби комиссариатыннан көзге чакырылышның беренче төркемен Балтыйк флотына озаттылар.

Хәрби әзерлек – заман таләбе: Киләсе уку елыннан мәктәпләрдә башлангыч хәрби әзерлек курслары керә башлаячак.

Җәяү йөрергә паркларга чыгыйк: Көзге эшләр басу-кырларда гына түгел, шәхси бакчаларда да тәмамланды. Бу вакытта күп кенә пенсионерлар “кышкы йокыга” тала. Бу исә сәламәтлеккә зыянлы. Аз хәрәкәтләнү чирләр китереп чыгара. Табиблар да әлеге хакта кисәтеп, өлкәннәргә саф һавада йөрергә, хәрәкәтләнергә киңәш итәләр.

1 ноябрьдән 10 ноябрьгә кадәр аралыкта газетага  язылучылар арасында "Маяк" приз уйнатты. Бу юлы бәхет квитанциясен юллаган 25 кеше арасыннан 4 нче лицейның инглиз теле укытучысы Роза Кәримовага елмайды һәм ул ике капчык катнаш азык отты.

Дцрес яшәү серләрен һәм төрки халыкларда яшелчәләр белән кыздырып пешергән «куырдак» итле ризык  пешерү ысуллары белән дә "Маяк" битләрендә танышырга була. Шулай ук атна телепрограммасы, кайнар котлаулар, киңәшләр, файдалы реклама - боларның барсы белән дә “Маяк”ның яңа гына чыккан саныннан укып белә аласыз.

Сөенечле яңалыгыбыз да бар: 14-24 ноябрьдә язылучылар арасында без вертикаль тузан суырткыч уйнатачакбыз! Газетага язылып, квитанцияләрегезне azmayak@mail.ru электрон почтасына юллагыз. Бүләк 25 ноябрьдә 15.00 сәгатьтә уйнатылачак. Акцияне оештыручы: «Маяк» газетасы редакциясе. Акция 2022 елның 18 октябреннән 30 декабренә кадәр үткәрелә. Тулырак мәгълүмат: aznakaevo-rt.ru сайтында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев