Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯЗЫЛУ

1 июльдә чыккан «Маяк» газетасының яңа санына видеокүзәтү

Спортта уңышка ирешим дисәң, үзеңдә максатчанлык, тәвәккәллек, үҗәтлелек, ихтыяр көче тәрбияләү мөһим,- ди Илфат Миңнегалиев. Көрәш батырының уңышлары турында Таңсылу Саниева репортажында.

Тиздән районыбыз ветераннар оешмасының 50 еллык юбилеен билгеләп үтәбез.Шул уңайдан газетабызның яңа чыгарылышында хөрмәтле ветераннарыбызны һәм азнакайлыларны бу бәйрәм белән котлыйбыз һәм 6 июльдә Азнакайда үткәреләчәк чаралар белән дә таныштырабыз.

Атна вакыйгаларының төп темасы- Татарстанда пәйда булачак яңа парклар! “Киләсе елда кайсы объектлар төзекләндереләчәк?” - дигән сорауга Эльза Кузнецова җавап бирәчәк.

Көн үзәгендә- коммуналь челтәрләрнең искерүе белән бәйле мәсьәләләр, әлеге  хакта  Наталья Рыбакова язмасы.

Сәет авылы фермеры сайлаган юлыннан тайпылмыйча, сынаулар аша үз максатына ничек ирешүе турында, известьлау ысулы белән туфракның әчелеген бетерү һәм кырларда кирәкле технологик таләпләрне ничек үтәү мәсьәләләре турында Туган җир рубрикасыннан укый аласыз.

Акчаң булмаса, җәяү йөрергә туры килер, дип фаразлыйлар белгечләр. Машинаны иминиятләштерү көннән-көн кыйммәтләнә. Әлеге язмада ОСАГО полисы күпмегә артыр микән дигән сорауга җавап табарсыз.

Эчсәң, рульгә утырма!-дип кисәтә ЮХИДИ хезмәткәрләре.

АВЫЛЫМ УҢГАННАРЫНДА: Урсай авылында гомер итүче Фәймә һәм Равил Шакировларның йорт хуҗалыгы турында кызыклы мәгълүмать.

 Шулай ук, яшь каләмчеләргә «Алтын каләм» нинди мөмкинлекләр бирә? Бәрәңгедән ничек мул уңыш алырга? Сезонлы аллергиядән ничек сакланырга? Хаҗга китүчеләр турында мәгълүмать һәм июль аена намаз вакытлары, каз асраучы Руфия Хәйретдиновадан каз асрау эшенең нечкәлекләрен үз эченә алган файдалы киңәшләр, Җәүһәрия Шәриповадан юмореска, аш-су рубрикасында «Тәмле кекс»  рецепты, телепрограмма,сканворд, котлаулар - болар барсы да “Маяк”ның яңа гына чыккан  саныннан укып белә аласыз.

Альтернатив пунктлар
"МАЯК" газетасы редакциясе
Күпләп сату базасында “Хәят” кибете
Актүбә бистәсе китапханәсе
"У Эльмиры" сәүдә үзәгендә "Кукмара киемнәре" бүлеге
Үзәк китапханәсе
Балалар китапханәсе
РАЙПО кибетләре

Сату пунктлары
Маяк” газетасы редакциянең рекламалар бүлегендә
Кече базарда Л.Галләмова киоскында
РАЙПО кибетләрендә
Шәһәрдә почта бүлекләрендә
“Чтиво” киоскында
Мәнәвездә “Айзилә” кибетендә
Сөембикә ур., "АВОКАДО" кибетендә урнашкан.
Газета бәясе: җомга саны - 25 сум, чәршәмбе саны - 10 сум. "Маяк"ны редакция бинасында сатып алырга була.
Эш сәгатьләрендә 8:00 дән 17:00 гә кадәр Хәсәнов ур., 12 адресы буенча килегез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев