Азнакай районының 25 сайлау участогында бүген көн дәвамында гриппка каршы прививка ясатып булачак.
Вакцинация пунктлары 526, 527, 514, 512, 518, 519, 520, 521, 522, 524, 517, 508, 509, 523, 530, 531, 529, 560, 553, 542, 539, 545, 546, 561, 564 нче сайлау участокларында урнашкан.
4 нче лицейдагы 518 нче сайлау участогында тавыш биргән Валентина Миронова да әлеге мөмкинлектән файдаланып калырга ашыкты.
- Бер елны да гриппка каршы прививка ясатмый калганым юк. Бүген исә ике эшне берьюлы башкарып кайтып китәм: сайлауда да катнаштым, вакцина да кадаттым, - ди ул.
Нет комментариев