Азнакай районында йөзьяшәрләрне Халыкара өлкәннәр көне белән тәбрикләделәр
Районда 100 яшен тутырган сигез кеше гомер кичерә. Аларның җидесе – хатын-кыз.
Бүген илебезлә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм барлык өлкән яшьтәге кешеләргә намуслы хезмәтләре, гаять зур тормыш тәҗрибәләре, игелекләре, зирәклекләре өчен тирән ихтирам һәм рәхмәт сүзләре әйтергә мөмкинлек бирә. Районыбызда гасыр чиген узган сигез кеше гомер кичерә. Алар бәйрәм уңаеннан республика, район җитәкчелеге исеменнән котлаулар кабул иттеләр.
Бүгенге көндә районыбызда исән-сау булган бердән-бер Ватан сугышы ветераны Гайнулла ага Әюпов һәм гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган мәгариф ветераны Мария Кривуляк кырында район башлыгы Марсель Шәйдуллин шәхсән үзе булып, аларны бәйрәм белән котлады, бүләкләр тапшырды.
Фронтовик Гайнулла ага агымдагы елның март аенда үзенең 103 яшьлек туган көнен билгеләп үткән иде. Ул әле дә елларга сер бирми, сәясәт, ил, район яңалыклары белән кызыксына.
– Бүгенге матур, мул тормышыбыз өчен Сезгә бик зур рәхмәт. Илебезгә җиңү яулап кайтып, сез озак еллар ПАТПда машина йөрттегез, районыбыз, республикабыз, илебез үсешенә лаеклы өлеш керттегез, – диде район башлыгы ветеранны бәйрәм белән тәбрикләп.
Берлингача барып җитеп, илгә Җиңү яулаган, йөзеннән беркайчан елмаю китмәгән Ватан сугышы ветераны барысына да рәхмәтләрен белдереп, бәрәкәтле тормыш теләп озатып калды.
Мария Кривуляк – шәһәрдә ничәмә-ничә буын вәкиленә белем биреп, олы тормыш юлына озаткан РФнең халык мәгарифе отличнигы. Ул 4 нче мәктәп сафка баскан көннән алып, лаеклы ялга чыкканчы шунда география укыта, районда беренчеләрдән булып мәктәптә туган якны өйрәнү музеена нигез сала. Анда җирлегебез тарихына кагылышлы төрле экспонатлар җыя. Ул бүген дә мәгариф яңалыклары белән танышып тора. Мәктәп укытучылары һәм укучылар да аның йортында еш булалар. Элекке укучылары белән дә тыгыз элемтәдә Мария Михайловна. Бүген ул кызы Людмила кайгыртуында матур гомер кичерә.
Ветеран-мөгаллимәне бәйрәм белән котларга дип район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева һәм район мәгариф идарәсе профсоюзлары оешмасы җитәкчесе Лилия Вәлиәхмәтова, район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Элиза Мәрданшина да килгән иде. Алар Мария Михайловнага намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдереп, сәламәтлек, гаилә җылысы, күңел тынычлыгы теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев