«Таллы Бүләк» хуҗалыгының кыр батырларына сертификатлар тапшырылды
Язгы чәчүдән башлап уңыш җыеп алынганчы кыр батырларына сертификатлар тапшыру районыбызда күркәм традициягә әверелде.
Район хакимиятеннән акчалата бүләккә «Таллы Бүләк хуҗалыгының урып-җыюда һәм терлек азыгы әзерләүдә югары күрсәткечләргә ирешкән 13 хезмәткәре ия булды.
– Хуҗалык язгы чәчүгә һәм уракка да беренчеләрдән булып кереште. Терлек азыгы әзерләү дә оешкан төстә бара. Мехнизаторларга техника куркынычсызлыгын саклап, исән-имин, булган уңышны югалтуларсыз җыеп алырга язсын, – диде авывл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рамиль Исламов сертификатларны тапшырып.
«Юлдаш» агитбригадасы, яңа үрләргә рухландырып, игенчеләргә җыр-моңнарын бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев